- InformNapalm.org (Татарча) - https://informnapalm.org/tat -

Кеше хокуклары буенча Европа хөкеме Кырымны оккупацияләүне тәнкыйтьләгән Русия активистына чыгарылган хөкем карарын тикшерәчәк

Кеше хокуклары буенча Европа хөкеменә (ЕСПЧ – Европейский суд по правам человека – European Court of Human Rights) Кырымны оккупацияләүне тәнкыйтьләгән Русия активисты Рафис Кашаповка чыгарылган хөкем карарына булган шикаять бирелгән.

2014 ел декабрь аенда Кашапов тоткарланган һәм кулга алынган. Тикшерү мәгъүлүмәтләре буенча ул интернет иҗтимагый челтәрләрендә Русиянең Кырымны басып алуына каршы әйтелгән чыгышларын урнаштырган, “Украина территориясенең бөтенлеге саклануга” ышануы турында әйткән. Шулай ук Кырымтатарларны кысрыклаулары турында Русия хакимиятенә карата кискен сүзләр әйткән.

Рәфис Кашапов [1]

Рәфис Кашапов

Кашаповның эшен тикшергән ФСБ хезмәткәрләре гаепләү йомгаклавында шулай бәя бирә: “ Аның язган текстлары РФ Кырымда 2014 елның мартында уздырган гамәлләренә карата тискәре мөнәсәбәт тудыра. Кырымда яшәүчеләрнең 2014 ел март аенда үткән референдумда белдергән ихтиярлары игътибарга алынмый, Кырым канунсыз Русиягә кушылган дигән фикер формалаша”.

2015 елның сентябрендә Кашапов өч ел колониягә хөкем ителә. Ул хөкем карарына шикаять белән ЕСПЧ-ка мөрәҗәгать итте. Бу документта ул “Кырым территориясе канунсыз Русиягә кушылган” дип кешеләр алдында әйтелгән фикерне сепаратизмга чакыруга санап, мәкаләнең мәгънәсен “ нигезсез арттыралар” ди. Кашапов сүз ирегенә булган хокукын арттырып җибәргән булса да, аның өчен бирелгән бу срок чиктән тыш зур җәза булып тора диелә бу шикаятьтә.

Страсбургта активистның үтенечләре белән чыгучы адвокат Дамир Гайнутдинов аңлатканча, бу шикаятьне караганда, Страсбург беренче тапкыр бәя бирер, Кырымны Русиягә кушу факты белән ачыктан-ачык ризасызлык белдерүчене җәзага тартырга мөмкинме икән.

InformNapalm – татар редакциясе