- InformNapalm.org (Татарча) - https://informnapalm.org/tat -

Ничек Русиянең газ-мәгүлүмәти чарасы көлке-мәзәккә әверелгән

Кичә, элеккеге ГРУ хезмәткәре, ә хәзер – вице-премьер РФ Дмитрий Козак, үзенең югары дәрәҗәсеннән файдаланып, мәгълүмәти-психологик чара үткәрергә һәм белдерү ясарга карар кылган, аның исәпләре буенча, белдерү Геническ мэры Александр Тулуповка карата ризасызлык һәм критика дулкыны уятырга тиеш булган. Имеш Украина шәһәре мэры “салкыннар башлану сәбәпле газ бирүләрен үтенеп Русия ягына мөрәҗәгать иткән” , бу фраза, дөреслегенә дәлилләр дә китермичә, урыс матбугат чараларында бик тиз таралган.

Аңлашыла ки, икенче көнне үк ул белдерүне Геническ мэры да, НАК «Украина Нафтогазы» да кире какты.

“АР Кырымны оккупацияләү башланганган соң шәһәр тик Херсон өлкәсе Арабат мысында урнашкан Стрелковоеда табыла торган газ белән генә тәэмин ителә” – дип белдерделәр «Нафтогаз»да.

Йогынтылы сәяси, икътисади, хәрби коралларны масштаблырак кулланыр алдыннан классик мәгълүмәти чаралар башлана икәнен билгеләп үтик. Шуңа күрә Дмитрий Козак уйлап күрсәткән бу юнәлеш Кремльнең агреессив гамәлләрен күзәткәндә искә алынырга тиеш.

Ничек Путин тыела алсын ди, Геническ мэры шалтыратса, миннән дә әле газ чыга. [1]

Ничек Путин тыела алсын ди, Геническ мэры шалтыратса, миннән дә әле газ чыга.

Әмма Кремль, бизгәк тоткандай калтыранып, мәгүлүмәти шартлату ясарга тырышты, тик аннан “пырт” кына килеп чыкты. Украин активистлар Мәскәү белдерүләренә “Путинны газ чыгарырга мәҗбүр иткән Геническ мэрының осталыгы турында” фотобакалар һәм көлке-мәзәкләр белән җавап бирделәр.

Материал махсус InformNapalm сайты өчен әзерләнде.