Русия Кырымнан үзенең гаскәрләрен турыдан-туры Сириягә җибәрә, һәлак булган хәрбиләрне Кырымга китерәләр.
Бу турыда, Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның Мәскәүгә булган сәфәрен комментарийлаганда, кырым татарларның лидеры Мостафа Җәмилев хәбәр итте, – дип тапшырды 112 Украина.
Севастопоьгә 10 чамасы мәет алып кайттылар инде, аларны Сириягә сугышка җибәрәләр. 10 табут Севастопольгә килде, бу әле Севастопольгә генә әле, дип сөйләде Җәмилев.
Җәмилев әйтүе буенча, Төркия президенты Мәскәүдә мәчет ачылуга килгән һәм Путин белән очрашкан.
-Эрдагон безгә һәрвакыт крырымтатарлар турында мәсьәләне күтәрүе турында сөйли. Ул беркайчан да бернинди шартларда да Крымны аннексияләү белән килешмәячәк икәнен ачык белдерде
Ә хәзер чыннан да Төркия республикасы алдында зур проблема – Сирия качаклары проблемасы, анда алар хәзер ике миллионнан артык. Русия белән ике арада булган иң зур каршылыклар нәкъ шушы мәсьәләдә, диде Җәмилев.
Милләтче InformNapalm.org өчен
One Response to “Сириядән Севастопольгә РФ хәрбиләре белән 10 табут алып кайттылар”
2015-10-12
Tio kistor med ryska soldater har redan anlänt Sevastopol från Syrien | InformNapalm (På svenska)[…] Татарча […]