Русия Федерациясенең татар меценаты һәм җәмәгать эшлеклесе Рәфис Кашаповны иреккә чыгаруын тәлап итәргә дигән үтенеч белән Верховная Раданың 15 депутаты Украинаның чит илләр эшләре Министры Павло Климкинга мөрәҗәгать иттеләр.
“Без бу мөрәҗәгатебез белән Рәфис Кашаповка гына түгел, ватаны Татарстанда эзәрлекләнүче барча татар милли хәрәкәт вәкилләренә ярдәм итәргә телибез. 1992 елда узган референдумда Татарстан халкының республика суверинеты өчен тавыш бирүенә карамастан Русия Федерациясе идел буе татарларының милли һәм сәяси хокукларын кысрыклавын дәвам итә. Башта республиканың суверинеты чикләнде, татар сәяси партияләр һәм бәйсез матбугат чаралары юк ителде, хәзер Мәскәү милли хәрәкәт лидерларына карата террор алып бара. Рәфис Кашапов, Фәүзия Бәйрамова, Айдар Хәлим һәм башка татар милли вәкилләрен эзәрлекләү идел буе татарларының үзбилгеләнү хокукларыннан гына түгел, ә фикер йөртү, сүз иреге хокукыннан да тыелган булуын раслый”, – ди мөрәҗәгать итүне башлаучы Украина халык депутаты Игорь Луценко.
Рәфис Кашапов татар милли хәрәкәт вәкилләренең берсе. Ул Татарстан суверинетын киңәйтү өчен көрәшүдә генә түгел, ә Украина чикләре иминлеген ачыктан-ачык яклавы белән дә билгеле, 2014 елның декабрендә ул моңа иреген югалту белән түләде. Хөкем тарафдарларының башбаштаклыгына, сәяси эзәрлекләүләргә каршы ризасызлыгын белдереп ул ике мәртәбә ачлык игълан итте. Берничә халыкара хокук яклаучы оешмалар, шул исәптән, Amnesty International, Рәфис Кашаповны вөҗдан тоткыны дип санауларын белдерделәр, һәм кичекмәстән иреккә чыгаруны тәлап иттеләр.
InformNapalm – татар редакциясе
One Response to “Верховная Рада депутатлары Украина Чит Илләр Эшләре министерлыгыннан Рәфис Кашаповны иреккә чыгарырга ярдәм итүләрен сорыйлар”
2015-12-22
Russland underkuer Volgatatarenes politiske og nasjonale rettigheter – InformNapalm på norsk[…] tat […]