InformNapalm-ның татарча редакциясе карамагына Украина тышкы эшләр Министрлыгы(МИД) ның депутат Игоря Луценко исеменә язган хаты тап булды. Документта әйтелгәнчә, МИД Кашапов эшен контрольдә тота, татар милли хәрәкәт вәкилен канунсыз төрмәгә ябу турындагы мәсьәләне ПАСЕ-ның инде якындагы утырышында көн тәртибенә куярга ниятли.
Мәскәү тарафыннан коллыкка төшерелгән халыкларның проблемаларына Украина хакимиятенең халыкара җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә теләве инде беренче тапкыр гына түгел. Исегезгә төшерәбез, 2015 ел декабрь аенда Югары Раданың 15 депутаты Украина тышкы эшләр министры Павел Климкинга Русия Федерациясеннән татар меценаты, җәмәгать эшлеклесе Рәфис Кашаповны азат итүне тәлап итәргә дигән үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр.
Татар милли хәрәкәт вәкиле Рәфис Кашапов Татарстан суверенитын киңәйтү өчен көрәше белән генә түгел, ә ачыктан-ачык Украина территориясенең иминлеген яклап чыгуы белән дә билгеле, моның өчен аңа 2014 ел декабрь аенда иреген югалту белән түләргә туры килде. Хөкем системасының иреклелегенә, сәяси эзәрлекләүләргә протест белдереп, Кашапов ике тапкыр ачлык игълан итте. Берничә халыкара хокук яклау оешмалары, аерым алганда, Amnesty International, Рәфис Кашаповны вөҗдан тоткыны дип таптылар, һәм тиз арада аны азат итүне тәлап иттеләр.
No Responses to “ПАСЕның якындагы утырышында Украина Рәфис Кашаповны азат итү турындагы мәсьәләне көн тәртибенә куярга мөмкин”