• Languages
Language (Татарча)
  • Українська (UA)
  • Русский (RU)
  • English (EN)
  • Deutsch (DE)
  • Français (FR)
  • Español (ES)
  • Беларуская (BY)
  • Български (BG)
  • Polska (PL)
  • Čeština (CZ)
  • Slovenský (SK)
  • Lietuvių (LT)
  • Latvijas (LV)
  • Nederlands (NL)
  • Português (PT)
  • Italiano (IT)
  • Svenska (SV)
  • Norsk (NO)
  • Dansk (DK)
  • ქართული (GE)
  • Română (RO)
  • Magyar (HU)
  • Ελληνικά (EL)
  • Deutsch (AT)
  • العربية (AR)
  • Türkçe (TR)
  • Azərbaycan (AZ)
  • Татарча (TAT)
  • 日本語 (JP)
  • 中文 (CN)
  • 한국어 (KR)

Logo

support informnapalm
Navigation
  • Албит
  • Украина
  • Дөнья
  • РФ халыклары

Киевта “Ирекле Идел-Урал” хәрәкәте игълан ителде

By Falcon Born | on 2018-03-22 | 0 Comment | News | Украина Print This Post Print This Post
  • ru
  • de
  • cz
  • ua
  • tr
  • en
  • hu
  • bg
  • tat

21 март Киевның “Главком” матбугат үзәгендә “Русиянең асаба халыкларын нәрсә көтә” дип аталган матбугат очрашуында “Ирекле Идел-Урал” хәрәкәтен оештыру игълан ителде.

Матбугат очрашуында Татар милли хәрәкәте активисты, элекке сәяси тоткын Рәфис Кашапов, “Эрзянь Вал” җәмгыяте җитәкчесе Сыресь Боляень һәм шул оешма вәкиле Ростислав Мартынюк (Ожомасонь Кирдя) Идел-Урал, аерым алганда Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия, Мордовия, Мари Иле республикаларындагы милли хәрәкәт турында сөйләде. Милли активистларның эзәрлекләнүе, мәгариф системының урыслаштырылуы, татар, башкорт, чуаш, эрзя, мукшы, удмурт, мариларның иҗтимагый-сәяси оешмаларының юк ителүе турында чыгышлар булды.

Русия хакимияте әлеге халыкларны куркытырга, ә кайберләрен физик репрессияләр аша юк итәргә тырыша диелде.

Русия хакимиятен тәнкыйтьләгән өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан Рәфис Кашапов Татарстан суверен дәүләт статусын торгызырга һәм 1992 елгы Татарстан Конституциясенә кайтырга тиеш дип әйтте.

“Русия президенты Владимир Путин тәхеткә килгәч федераль үзәк Татарстанны тигез дәрәҗәдәге партнер итеп күрүдән туктады. Татарстанны Русия колониясенә әйләндерү башланды. Республикалар парламентларын Конституцияне үзгәртергә мәҗбүр иттеләр, икътисади һәм сәяси суверенитет белән бәйле маддәләрне алып ату таләп ителде. Һәм бу Татарстанга гына түгел, ә башка республикаларга да кагылды”, диде Кашапов Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия һәм башка республикаларны искә алып.

Шуңа, үз җиреңдә яшәп, ана телендә сөйләшү, үз динеңне ирекле тоту, байлыкларны Мәскәүгә бирмичә үз республикаңда файдалану өчен нишләргә дигән сорау туды. Һәм мәсьәләне бары берләшеп кенә хәл итеп була дигән нәтиҗәгә киленде. Шул нисбәттән “Ирекле Идел-Урал” иҗтимагый хәрәкәтен булдыру турында игълан ителде. Кабул ителгән мөрәҗәгатьтә мондый сүзләр бар:

“Русиядә авторитар режимның торгызылуы җәмгыятьнең сәяси, икътисади, социаль һәм мәдәни тормышы деформациясенә китерде. Сүз белән гамәл, бюрократия һәм халык арасында зур упкын барлыкка килде. Демократик принциплар көнкүреш тормышта бөтенләй дә санга сугылмый башлады. Русия җәмгыяте кризис хәленә җиткерелгән, ул йокыга талган һәм уянырга теләми. Соңгы вакыйга – “Путинны сайлау” моның ачык мисалы.

Асаба халыклар тарихи гаделсезлекнең корбаннары булды, бу аларның колонизациясенә, җирләрен һәм байлыкларын югалтуга китерде. Әлеге хәл асаба халыклар мәнфәгатьләре үсешенә киртә булып тора.

Империя хакимияте пропаганда аппараты ярдәмендә халык үзаңы белән бик оста уйнап нәкъ Русия безнең халыкларга ирек һәм мәдәният алып килгән дип тагарга тырыша. Имеш, Русиягә кадәр алар кыргый булганнар. Русиядә татар тарихы да, чуаш тарихы да, удмурт тарихы да юк… Бары “Русия империясе тарихы” гына бар һәм анда безгә урын юк.

Кремль Мәскәү җитәкчелегеннән башка без үсеш алу түгел, хәтта исән дә кала алмаячакбыз дип сеңдерергә тырыша. СССРның “совет халкы” булдыру тәҗрибәсеннән файдаланып, хакимият безне ата-бабаларын, мәдәният, гореф-гадәтләрен, ана телен оныткан “россиян милләте” нә әверелдерергә тели. Барлык халыкларның тигез булу принциплары турында сөйләп, хакимият борынгы “бүлгәлә һәм идарә ит” алгоритмын тормышка ашыра. Бездән берни дә тормауны сеңдерә”, диелә документта.

Яңа оешма төбәктәге халыкларны берләшергә чакыра. “Безнең халыкларның проблемнары уртак, димәк аларны чишү юллары да бер төрле. Шуңа барысын да – татар, башкорт, чуаш, мари, удмурт, эрзя, мукшыларны мәдәни, дини, икътисади, сәяси хокуклар һәм ирекләре өчен көрәштә “Ирекле Идел-Урал” иҗтимагый хәрәкәтенә берләшергә чакырабыз”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Кашапов оешма исеменнән татарларга аерым видеомөрәҗәгать тә юллады.


“Ирекле Идел-Урал” хәрәкәте көч кулланмый гына, хокук яклау позициясеннән чыгып көрәшүне алга сөрә. Беренче чиратта Идел-Урал халыкларын аларны милли, мәдәни, дини, икътисади, сәяси хокуклары һәм шул исәптән үзбилгеләнү хокуклары нигезендә мәгърифәтле итүне беренче максаты итеп куя.

“Ирекле Идел-Урал” Кеше хокуклары декларациясе принципларына тугрылыклы калуын әйтә. Үз эшчәнлегендә, аерым алганда хокукларны һәм мәнфәгатьләрне яклауда БМОның 2007 елның 13 сентябрендә БМО Гомум Ассамблеясында кабул ителгән № 61/295 резолюциясенә таянуын бәян итә һәм шул бердәнбер дөрес юлдан барып кына Идел-Урал халыкларының киләчәк үсешен һәм уңышын күрүен белдерә.

“Ирекле Идел-Урал” иҗтимагый хәрәкәтенең төп миссиясе – Идел-Урал төбәге республикаларының суверенитетына ирешү.

“Ирекле Идел-Урал” идеаль сәяси модель буларак Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия, Мари Иле Эрзя-Мокша (Мордовия) бәйсез дәүләтләрен интеграцион берләштерүне күрә. Ягъни, интеграцион берләштерү дигәндә гомум чикләр, бердәм таможня мохите, бердәм акча берәмлеге системы һәм уртак армия күздә тотыла.

Документта шулай ук Идел-Уралның һәрбер дәүләтенә дин тоту иреклеге, үз телен билгеләү һәм ул телдә эшне алып бару, белем бирү сәясәте, милли хәтер сәясәте гарантияләнә диелә.

Azatliq.org

Recent Posts

  • Антон Дробович: Халыклар төрмәсенең тарихи бердәмлеге турында

    2021-08-02 - 0 Comment
  • “Азат Идел-Урал”: Мәскәү Идел-Урал телләрен маргинальләштерергә омтыла

    2018-08-02 - 0 Comment
  • Орхан Джемаль Үзәк Африкада һәлак булган

    2018-08-01 - 0 Comment

Author Description

No Responses to “Киевта “Ирекле Идел-Урал” хәрәкәте игълан ителде”

Leave a Reply Cancel Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *


*
*

Keep Update With InformNapalm

RSSSubscribe 44902 Followers
  • Popular
  • Recent
  • Comments
  • Верховная Рада депутатлары Украина Чит Илләр Эшләре министерлыгыннан Рәфис Кашаповны иреккә чыгарырга ярдәм итүләрен сорыйлар

    2015-12-21 - 1 Comment
  • Сириядән Севастопольгә РФ хәрбиләре белән 10 табут алып кайттылар

    2015-09-30 - 1 Comment
  • Медиа: Яңа Мусабай пенсионеры табибка түбәтәй салырга кушкан өчен аткан

    2015-12-12 - 1 Comment
  • Антон Дробович: Халыклар төрмәсенең тарихи бердәмлеге турында

    2021-08-02 - 0 Comment
  • “Азат Идел-Урал”: Мәскәү Идел-Урал телләрен маргинальләштерергә омтыла

    2018-08-02 - 0 Comment
  • Орхан Джемаль Үзәк Африкада һәлак булган

    2018-08-01 - 0 Comment
  • Медиа: Яңа Мусабай пенсионеры табибка түбәтәй салырга кушкан өчен аткан

    […] ясау, бусының инде азагы начар...
    2015-12-24 - Яшь татар кызлары мәктәпләрдә яулык бәйләүдән баш тартмаячакларын белдерделәр – InformNapalm.org (Татарча)
  • Верховная Рада депутатлары Украина Чит Илләр Эшләре министерлыгыннан Рәфис Кашаповны иреккә чыгарырга ярдәм итүләрен сорыйлар

    […] tat […]
    2015-12-22 - Russland underkuer Volgatatarenes politiske og nasjonale rettigheter – InformNapalm på norsk
  • Сириядән Севастопольгә РФ хәрбиләре белән 10 табут алып кайттылар

    […] Татарча […]
    2015-10-12 - Tio kistor med ryska soldater har redan anlänt Sevastopol från Syrien | InformNapalm (På svenska)

Attribution CC BY

88x31

This license lets others distribute, remix, tweak, and build upon your work, even commercially, as long as they credit you for the original creation. This is the most accommodating of licenses offered. Recommended for maximum dissemination and use of licensed materials.

June 2022
M T W T F S S
 12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930  
« Aug    

Tags

АТО Александр Бондаренко Амина Окуева Донбасс Кашапов Кырым Русия Сыресь Боляень Татарстан Украина мәктәп сугыш

Flickr Gallery

  • Home
  • Privacy Policy
  • Contact us
  • Languages
© 2014-2015. «InformNapalm». All Rights Reserved.