• Languages
Language (Татарча)
  • Українська (UA)
  • Русский (RU)
  • English (EN)
  • Deutsch (DE)
  • Français (FR)
  • Español (ES)
  • Беларуская (BY)
  • Български (BG)
  • Polska (PL)
  • Čeština (CZ)
  • Slovenský (SK)
  • Lietuvių (LT)
  • Latvijas (LV)
  • Nederlands (NL)
  • Português (PT)
  • Italiano (IT)
  • Svenska (SV)
  • Norsk (NO)
  • Dansk (DK)
  • ქართული (GE)
  • Română (RO)
  • Magyar (HU)
  • Ελληνικά (EL)
  • Deutsch (AT)
  • العربية (AR)
  • Türkçe (TR)
  • Azərbaycan (AZ)
  • Татарча (TAT)
  • 日本語 (JP)
  • 中文 (CN)
  • 한국어 (KR)

    Logo

    support informnapalm
    Navigation
    • Албит
    • Украина
    • Дөнья
    • РФ халыклары

    Миңнеханов фикере белән килешеп булмый

    By Оксана Тiнько | on 2015-12-25 | 0 Comment | РФ халыклары Print This Post Print This Post

    Ноябрь аенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында: “Әгәр син гаиләдә ана телендә аралашмыйсың икән, аны мәктәптә өйрәнеп булмый”, – дигән. Бу фикер белән килешү һич мөмкин түгел. Мәсәлән, 90нчы елларда республика шәһәрләрендә барлык фәннәрдән дә татарча белем бирә торган мәктәпләр ачылды. Ана телен гаиләдә юньләп ишетмәгән балалар шул елларда әлеге мәктәпләрдә укып татарча сөйләшергә өйрәнде. Татар мәктәпләрендә белем алган башка милләт балалары да татар телен үзләштерде.

    Совет заманында татар авылларына күченеп килгән урыс гаиләләре бар иде. Шуларның балалары да татар телендә белем алды, үз ишләре белән татарча аралашты. Ул вакытта интернет, балалар өчен көн дәвамында урысча эшләп торучы телеканаллар булмады: авылларда мохит тулаем татарча иде. Берән-сәрән авылда урысча укыту, телне саклауга зыян китерә алмады.

    Совет чоры азагында шәһәр җирендә мохит урыс теллегә әйләнде. Казан белән Чаллыда берешәр генә татар мәктәбе калган иде. Урысча укырга мәҗбүр булган татар балаларының күпчелеге урыслашып барды. 90нчы еллардагы милли күтәрелештән соң, 2000 еллар башында кабат шуңа әйләнеп кайттык: Казанда татарча укыта торган бер гимназия калган булса, Чаллыда инде анысы да юк. Та­тар уку йортлары мәгариф хезмәткәрләре башлангычында урыс те­лен­дә белем бирүгә кү­че­релде.

    Мәктәпләрдә, бакчаларда урысча тәрбия-белем алган татар балалары урыс теллегә әйләнеп бара. Татарча сөйләшкән гаиләләрдә дә бу шулай. Хәтта күренекле татар язучылары, артистлары оныкларының урыс телле булуы турында йөрәге әрнеп сөйли. Язучылар арасында: “Тел бетә”, дип китапларын урыс теленә тәрҗемә итүчеләр дә бар. Укучылар татарча аңламаганга күрә, Чаллы татар театры артистлары мәктәпләрдә урысча спектакль куя. Күренекле халык артистлары: “Урысча булса да, татар драматургыныкы”, дип ничек тә үзләрен юатырга тырыша.

    Чаллыдагы 2нче татар гимназиясе укучысы Илхан Әхмәдишин

    Чаллыдагы 2нче татар гимназиясе укучысы Илхан Әхмәдишин

    13 сентябрьдә узган президент сайлауларында халыкның күпчелеге Рөстәм Миңнехановны “үзебезнең татар кешесе” дип сайлады. Президент тарафыннан, халык ышанычын аклап татар мәгарифен торгызу өчен тиешле чаралар күрелер дип өметләнгән идек…

    Хәзерге вакытта Русия мәктәпләрендә урыс телен һәм әдәбиятын укыту концепциясе әзерләнгән. Ул документта төп фәннәрдән урысча гына белем бирү каралган. Мәскәү шуны канунлаштырып, татарча белем бирүне тәмам бетерергә омтыла. “Теле барның – иле бар”, дип юкка гына әйтмәгән ата-бабаларыбыз. Үз тарихыннан һәм әдәби теленнән аерылган халыкның киләчәге юк. Моңа юл куймаска кирәк.

    Тәлгать Әхмәдишин
    Бөтендөнья төрки яшьләре берлегенең шәрәфле президенты, Чаллы

    Азатлык Радиосы

    Tags: гимназиямәктәпРөстәм МиңнехановтатарчаЯр Чаллы

    Recent Posts

    • Антон Дробович: Халыклар төрмәсенең тарихи бердәмлеге турында

      2021-08-02 - 0 Comment
    • “Азат Идел-Урал”: Мәскәү Идел-Урал телләрен маргинальләштерергә омтыла

      2018-08-02 - 0 Comment
    • Орхан Джемаль Үзәк Африкада һәлак булган

      2018-08-01 - 0 Comment

    Related Posts

    • Яшь татар кызлары мәктәпләрдә яулык бәйләүдән баш тартмаячакларын белдерделәр

      2015-12-24 - 0 Comment

    Author Description

    No Responses to “Миңнеханов фикере белән килешеп булмый”

    Leave a Reply Cancel Reply

    Your email address will not be published. Required fields are marked *


    *
    *

    Keep Update With InformNapalm

    RSSSubscribe 0 Followers
    • Popular
    • Recent
    • Comments
    • Сириядән Севастопольгә РФ хәрбиләре белән 10 табут алып кайттылар

      2015-09-30 - 1 Comment
    • Верховная Рада депутатлары Украина Чит Илләр Эшләре министерлыгыннан Рәфис Кашаповны иреккә чыгарырга ярдәм итүләрен сорыйлар

      2015-12-21 - 1 Comment
    • Медиа: Яңа Мусабай пенсионеры табибка түбәтәй салырга кушкан өчен аткан

      2015-12-12 - 1 Comment
    • Антон Дробович: Халыклар төрмәсенең тарихи бердәмлеге турында

      2021-08-02 - 0 Comment
    • “Азат Идел-Урал”: Мәскәү Идел-Урал телләрен маргинальләштерергә омтыла

      2018-08-02 - 0 Comment
    • Орхан Джемаль Үзәк Африкада һәлак булган

      2018-08-01 - 0 Comment
    • Медиа: Яңа Мусабай пенсионеры табибка түбәтәй салырга кушкан өчен аткан

      […] ясау, бусының инде азагы начар...
      2015-12-24 - Яшь татар кызлары мәктәпләрдә яулык бәйләүдән баш тартмаячакларын белдерделәр – InformNapalm.org (Татарча)
    • Верховная Рада депутатлары Украина Чит Илләр Эшләре министерлыгыннан Рәфис Кашаповны иреккә чыгарырга ярдәм итүләрен сорыйлар

      […] tat […]
      2015-12-22 - Russland underkuer Volgatatarenes politiske og nasjonale rettigheter – InformNapalm på norsk
    • Сириядән Севастопольгә РФ хәрбиләре белән 10 табут алып кайттылар

      […] Татарча […]
      2015-10-12 - Tio kistor med ryska soldater har redan anlänt Sevastopol från Syrien | InformNapalm (På svenska)

    Attribution CC BY

    88x31

    This license lets others distribute, remix, tweak, and build upon your work, even commercially, as long as they credit you for the original creation. This is the most accommodating of licenses offered. Recommended for maximum dissemination and use of licensed materials.

    June 2025
    MTWTFSS
     1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    23242526272829
    30 
    « Aug    

    Tags

    АТО Александр Бондаренко Амина Окуева Донбасс Кашапов Кырым Русия Сыресь Боляень Татарстан Украина мәктәп сугыш

    Flickr Gallery

    • Home
    • Privacy Policy
    • Contact us
    • Languages
    © 2014-2015. «InformNapalm». All Rights Reserved.