
Украина Югары Радасы канун кабул итте. Аның нигезендә хөкүмәт 2015 елның 1 гыйнварыннан Русиягә җавап чикләүләре кертә алачак.
Премьер Арсений Яценюк сүзләренчә, Украина Европа берлеге белән ирекле сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырганга Русия 1 гыйнвардан чикләүләр кертә һәм Украина бу гамәлне Русия агрессиянең яңа бер өлеше итеп кабул итә.
“Соңгы елларда Украина Русиягә бәйлелеген өч тапкыр киметте. Өч ел элек Русиядән импорт 35% тәшкил итсә, хәзер 12%ка калды. Без үзебезнең эчке базарны саклаячакбыз”, ди Яценюк.
Сәүдә чикләүләреннән кала Украина Русия очкычларына һава киңлекләрен япты. 2015 елның 27 гыйнварында Югары Рада карары белән Русия агрессор-ил дип танылды.
No Responses to “Украина Югары Радасы Русия чикләүләр кертүне хуплады”