Павел Казарин Украина белән Русиянең “татулашуы” турында һәрвакыттагыча искиткеч үткен актуаль текст язган. “Теге яктан” керә торган яңа юнәлеш, һичшиксез, тирән уйланырлык һәм квалификацияле җавап алырга тиеш. Тик тумыштан килгән интеллигентлыгы сәбәплеме әллә радикалларга кушылырга теләмичәме, автор ике күрше халыкның татулашуы мөмкинлеге өчен кирәкле иң әһәмиятле өлешен әйтмичә төшереп калдырган. Ансы гына түгел – ул sine qua non шартын искә алмаган(яки аны чагылдырырга теләмәгән).
Димәк, һич бер шик юк, тарихи киләчәктә барча кешеләрнең үзара татулашуы мөмкин. Мәкаләдә әйтеп үтелгән Германия-Франция, Польша-Украина мисалларыннан тыш гаҗәпкә калдырырлык башка очраклар да бар. Әйтик, “Бөек якынлашу ” (The Great Rapprochement) кебек билгеле булган Англия-Америка килешенүе 1895 нче елда гына, бәйсезлек өчен булган Сугыштан соң йөз ел диярлек вакыт үткәч,1812 елгы Сугыштан соң (әйе-әйе, Лондон белән Вашингтон арасында шундый конфликт булды) һәм Көнбатыш ярымшардагы йогынты өчен уннарча елларга сузылган көрәштән соң. мөмкин булды. Тагы да шаккаттыргыч, хәтта рухдандыргыч мисал – коточкыч Холокост булуына карамастан немецлар һәм еврейларның күзебез алдында туган үзара килешенүе.
Икенче яктан караганда, Русия белән Украинадан башка шулай ук Израиль күпчелек күршеләре белән, Китай Тайвань белән, Төньяк Корея Көньяк Корея белән килешенә алмый яки теләми, грузиннарның урыслар белән, абхазларның осетиннар белән, әрмәннәрнең әзербайҗаннар белән, Ливан халыкларының татулыклары юк, Индия белән Пакистан арасынды килешенү юк – болар әле өстә генә күзгә күренеп торган мисаллар. Иракта, Сириядә тынычлык мөмкин түгеллеген тик иренчәкләр генә сөйләмәде. Африка бүген үз тарихында булмаганча тынычлыктан ераграк тора. Конфликт тәмамланган дип исәпләнгән (Босния Һәм Герцеговина) яки уннарча еллар дәвамында конфликт сүрелгән(Төньяк Кипр) илләрдә дә чын мәгънәсендәге тынычлык күзәтелми, бу инде көч куллануның киләчәктә кабатлану мөмкинлеген күрсәтә.
Казарин әйтүе буенча, иң мөһиме – “ил аңындагы империя фантом чирен җиңеп чыгу”, һәм “үзеңне-үзең империягә ошатып тоюдан” баш тарту.
“Уңышлы” мисалларның “уңышсызларыннан” аермасы нәрсәдә соң? Ничек кайбер илләр, халыклар, күпме кан коелуга карамастан, күршеләре белән татулыкка килә алганнар, ә башкалары – юк? Казарин әйтүе буенча, иң мөһиме – “ил аңындагы империя фантом чирен җиңеп чыгу” (Польшада булып үткәнчә), “үзеңне-үзең империягә ошатып тоюдан” баш тарту (Русия өчен). Шул вакытта, имеш, татулашу мөмкинлеге туар.
Ләкин тормышның кырыс хакыйкате шунда ки, Павел хаклы түгел, дөньяга карашның бер генә алышынуы ,билгеле, җитешле түгел. Польшаның көнчыгыш күршеләре белән үзара мөнәсәбәтләре турында концепция уйлап чыгарган Ежи Гедройцның эшчәнлегенә Казарин күз алдыннан җибәргән шул sine qua non («ансыз ярамый») шарты үтәлү белән генә юл ачылды.
Шулай итеп, ни өчен кайберәүләрнең барып чыккан, ә башкаларның – юк? Франция-немец яки немец-еврей араларының урыс-украиннарныкыннан аермасы нәрсәдә? Илләр, халыклар килешенүенә китерүче нинди тылсымлы шарт соң ул?
Ачыкланырга тиеш булган булган шарт sine qua non – ул конфликтта булганнарның берсенең тулысынча хәрби-сәяси җиңелүе, ә ахыр чиктә – дошман булган дәүләтнең юкка чыгуы.
Җавап гади һәм ап-ачык, тик либераллар күңелләренә ошый торган түгел. Ачыкланырга тиеш булган булган шарт sine qua non– ул конфликтта булганнарның берсенең тулысынча хәрби-сәяси җиңелүе, ә ахыр чиктә – дошман булган дәүләтнең юкка чыгуы. Болардан башка үзара аңлашуны табу, даими ике яклы әңгәмә урнаштыруга юнәлдерелгән бар тырышу, уңышларга ирешүгә ышанычсыз килеш, кечкенә интеллигент төркемнәренә өстенә төшә. Мондый килешенү башланган очракта да (Израиль – Палестина), ул озакка, тотрыклы булыр дип әйтеп булмый.
Ачык сугышларда Бөек Британия АКШ алдында җиңелде, икътисади ярышларда биреште, шуңа күрә, “Бөек якынлашу”га мөмкинлек туды. Өченче Рейх сугышта җиңелде генә түгел, ә дөнья картасыннан юкка чыкты, шуңа күрә немецлар күршеләре белән татулык таба алдылар һәм еврейлар алдында үкенечләрен белдерә алдылар. Сугышлар вакытында Польша мини имперя иде, бүтәннәрдән башка, Львов, Вильнюс алар биләмәсендә иде. Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәләрендә ул, украин, белорусс, литва җирләрен югалтып, уртача зурлыктагы бер милли дәүләткә әверелде. Гедройц полякларны бары тик булган хәлне кабул итәргә күндерде.
Берсе сугышта тулысынча җиңелгән һәм шуны аңлаган очракта, ә җиңүче гафу үтенүне кабул итеп дуслык кулын сузганда гына чынлыкта татулыкка ирешү мөмкин. Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң немецлар тынычлыкка түгел а реваншка омтылдылар, Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң гына котылгысыз чараны кабул иттеләр. Күпчелек илләр һәм халыклар беренче тапкырда ук акылга утыра иделәр.
Киресенчә, сугышучылар әле бирешмәгәндә, җиңүгә өметләреннән аерыла алмаганда – татулыкка килү мөмкин түгел. Беренче булып татулык тәкъдим итеп, бәхәстә бирешеп, берәүнең дә “көчсез” булып күренәсе килми. Индия белән Кашмир өчен сугыштагы Пакистан да, Азербайҗан белән Карабах өчен сугыштагы Армения дә, бигрәк тә инде Украина белән Кырым өчен тарткалашучы, Донбасста террористларга булышлык күрсәтүче Русия дә. Украиннар өчен , бигрәк урыслар өчен Кырымнан “баш тарту” – бу милли дәүләт төзелешендә яки “тезләнүдән күтәрелүдә” җиңелүгә тиң булып хисапланыр иде.
Симферопольдә фотометрик үзәкне штурмлаганда солдат һәлак булган кайгылы вакыйгадан соң сүздәме генә яисә язмачамы бернинди дә татулыкка килү җитәрлек түгел – бу хисап кан белән генә түләнелә.
Шулай, башка халыкара конфликтларда инде күп тапкырлар тикшерелгән объектив сәбәпләр аша урысларның украиннар белән килешенүе (махсус рәвештә Мәскәү белән Киев дип язмыйм) хәзерге этапта мөмкин түгел. Интеллектуаллар, “интеллигентлар”, мәдәни хезмәткәрләр, “гади кешеләр”, Русиянең сәяси эмигрантлары, бигрәк тә Ольга программа-ботларының инициативалары бер нинди дә уңышка ирешмәячәкләр. Симферопольдә фотометрик үзәкне штурмлаганда солдат һәлак булган кайгылы вакыйгадан соң сүздәме генә яисә язмачамы бернинди дә татулыкка килү җитәрлек түгел – бу хисап кан белән генә түләнелә.
Шуңа күрә, бер нинди дә арадагы килешенү булмаячак. Русия үзе башлаган сугыш ялкынында һәлак булырга тиеш, Кырым һәм Донбасс үз ватанына кайтырга тиеш.- шул вакытта гына, шунда ук та түгел, украиннар урысларны гафу итә алырлыр, ихлас рәвештә гафу итә алырлар. Тик шул вакытта гына, кайчан җиңелгән русиялеләр үзләренең хаталарын аңлый алырлар һәм ихласлык белән гафу үтенә алырлар.
Сергей Громенко, Кырым буенча тарихчы, публицист, Украин милли хәтер институты хезмәткәре.
No Responses to “Русия үзе башлаган сугыш ялкынында һәлак булырга тиеш, Кырым һәм Донбасс үз ватанына кайтырга тиеш”