• Languages
Language (Татарча)
  • Українська (UA)
  • Русский (RU)
  • English (EN)
  • Deutsch (DE)
  • Français (FR)
  • Español (ES)
  • Беларуская (BY)
  • Български (BG)
  • Polska (PL)
  • Čeština (CZ)
  • Slovenský (SK)
  • Lietuvių (LT)
  • Latvijas (LV)
  • Nederlands (NL)
  • Português (PT)
  • Italiano (IT)
  • Svenska (SV)
  • Norsk (NO)
  • Dansk (DK)
  • ქართული (GE)
  • Română (RO)
  • Magyar (HU)
  • Ελληνικά (EL)
  • Deutsch (AT)
  • العربية (AR)
  • Türkçe (TR)
  • Azərbaycan (AZ)
  • Татарча (TAT)
  • 日本語 (JP)
  • 中文 (CN)
  • 한국어 (KR)

    Logo

    support informnapalm
    Navigation
    • Албит
    • Украина
    • Дөнья
    • РФ халыклары

    Турыдан-туры агрессиягә сылтау: РФның махсус хезмәтләре Кырымда теракт әзерлиләр

    By Оксана Тiнько | on 2016-01-27 | 0 Comment | Украина Print This Post Print This Post
    • ru
    • de
    • es
    • by
    • nl
    • cz
    • ua
    • pl
    • en
    • bg
    • tat

    Буген Киевта пресс-конференция барышында Джохар Дудаев исемендәге халыкара тынычлык урнаштыру батальоны командиры Адам Осмаев шуны белдерде, Русия Федерациясе Украинаны дискредитацияләү һәм тулы масштаблы һөҗүм башларга сылтау тудыру максаты белән оккупацияләнгән Кырымда терактлар ясарага әзерләнә. Ул бу мәгълүмәтнең үзенең ышанычлы чыганакларыннан алынганын әйтте. Билгеле булганча, 2016 ел 4 нче – 9 нчы гыйнвар көннәрендә оккупацияләнгән Кырымга Кадыровның элит махсус “Терек” отрядыннан дүрт төркем(ёщр төркемдә 5-6 шар кеше) килде. Аларның ярым утрауга килү максаты – терактлар оештыру.

    Адам Осмаев ассызыклап үтте, булган мәгълүмәтләргә караганда, Кадыров сугышчылыры Симферопольнең Куйбышев һәм Үзәк базарларында, Симферополь-Ялта трассасында Ангар үткеле тирәсендә терактлар ясарга ниятлиләр.

    Шулай ук Симферополь православие чиркәвенә терактлар , Севастопольдә диверсияләр ихтималлыгы турынтдагы мәгълүмәт тикшерелә.

    Алдан алынган мәгълүмәтләр буенча, тулы масштаблы мәгълүмәти провокациянең бер өлеше булган Русия үткәрә торган махсус операция барышында Русия Федерациясенең Кара диңгез флотындагы яраксызга чыгарылырга тиеш булган корабльләрнең берсен шартлатырга план корыла.

    Тулы масштаблы провокация әзерлегәндә, аны үткәргәндә РФның ФСБ офицерлары тарафыннан тентүләр, Кырымны оккупацияләүне гаепләүче кырымтатарларны тоткарлаулар булачак, аларда тыелган .әдәбият һәм башка әйберләр (шеврон, контакт адрес-телефоннар һ.б.) табылганын оештырачаклар, болар инде читләтепме, турыдан-турымы теракт ясауда имеш “украин экстремистик эзләр” булуын күрсәтәчәк. Шулай ук провокация барышында дөнья-күләмгә көчлерәк тәэсир итү өчен “Украина-ИГИЛ” картасы уйналырга мөмкин.

    “Донбасста барган сугышка үз теләге белән киткән украин мөселманнарның «Украина һәм ИГИЛ» темасына Русия ягыннан булган провокацияләргә карата белдерүе” турында да укыгыз.

    Джохар Дудаев исемендәге батальонның пресс-офицеры Амина Окуева планлаштырылган терактлар турындагы мәгълүмәт Рамзан Кадыров администрациясе, Чечня көч структуралары, “Терек” батальоны чыганакларыннан алынганын ачыклады.

    Адам Осмаев һәм Амина Окуева

    Адам Осмаев һәм Амина Окуева

    “Аларның берничә кешеләр аша бирә торган мәгълүмәте җентекләп тикшерелә һәм монда анализ ясала. Кайбер мәгүлүмәтне без өченче илләрдә, күпчелек, Европада яшәүче арадашчылар аркылы алабыз. Оккупацияләнгән Кырымда да мәгълүмәт чыганакларыбыз бар. Аларның күбесе ышанычлы чыганаклар, чөнки ул алынган мәгүлүмәт сугыш чаралары аркылы тикшерелде ”, диде Окуева.

    Пресс-конференция барышында Адам Осмаев ачыклады, “терроризм һәм экстремизм белән көрәшү” сылтавы белән Украина территориясенә һөҗүм ясау РФ хәрби җитәкчеләре белән берничә юнәлештән карала: оккупацияләнгән Кырым территориясеннән, оккупацияләнгән Донбасстан, яки берьюлы ике яктан да.

    “Терактларның төгәл кайчан булачагы турында конкрет мәгълүмәт юк, әмма алар көннәр җылытканчы, хәрби техника йөреше кыенланганчыга кадәр планлаштырыла”, – дип өстәде Джохар Дудаев исемендәге баталҗон командиры Адам Осмаев.

    Үз чиратында, үзебезнең халыкара волонтер берләшмәсе InformNapalm инсайдер чыганакларыбыздан билгеле, терактны әзерләү һәм үткәрү Мәскәү Патриархы Кириллның Шамбезигә (Швейцария) килгән вакытына туры килергә мөмкин, анда аңа барча Православие чиркәүләре әһелләре Җыенында катнашучыларга оператив тәэсир итү вазыйфасы йөкләнгән. Шуңа күрә Украинага антитеррор гына түгел, ә дини сугыш та игълан итү өчен терактлар ясау урыннары арасында православие храмнары каралган. Бу “пычрак эшне” башкару “Терек”тан булган кадыровчыларга йөкләү очраклы түгел.

    Исегезгә төшерәбез, Сигезенче Бөтен Православие Соборы әзерләүгә багышланган Православие чиркәүләре әһелләренең бу очрашуы (Синаксис) Швецариядә 2016 ел 22-29 гыйнварда үтәчәк. Кызыклы шунсы, Җиденче Бөтен Православие Соборы VIII гасырда узган, ә чираттагы Соборга әзерләнү 60 ел инде дәвам итә, һәм аны 2016 ел 19 июньдә Стамбулда уздыру планлаштырылган. Гыйнвар Синаксисын да Стамбулда үткәрү планлаштырылган булган, тик “Русия белән Төркия аралары бозылу” сәбәпле икенче урынга күчерелгән.

    Белешмә өчен: Кадыровның элит “Терек” отрядын әзерләү турында “Россия 1” телеканалы 2013 елда тулырак сөйләде.

    Tags: Адам ОсмаевАмина ОкуеваКырымсугыш

    Recent Posts

    • Антон Дробович: Халыклар төрмәсенең тарихи бердәмлеге турында

      2021-08-02 - 0 Comment
    • “Азат Идел-Урал”: Мәскәү Идел-Урал телләрен маргинальләштерергә омтыла

      2018-08-02 - 0 Comment
    • Орхан Джемаль Үзәк Африкада һәлак булган

      2018-08-01 - 0 Comment

    Related Posts

    • Донбасста барган сугышка үз теләге белән киткән украин мөселманнарның «Украина һәм ИГИЛ» темасына Русия ягыннан булган провокацияләргә карата белдерүе

      2016-01-20 - 0 Comment
    • Кырымтатар шурасы Херсон өлкәсендә торак салу мөмкинлеген тикшерде

      2016-01-19 - 0 Comment
    • Русия үзе башлаган сугыш ялкынында һәлак булырга тиеш, Кырым һәм Донбасс үз ватанына кайтырга тиеш

      2016-01-19 - 0 Comment

    Author Description

    No Responses to “Турыдан-туры агрессиягә сылтау: РФның махсус хезмәтләре Кырымда теракт әзерлиләр”

    Leave a Reply Cancel Reply

    Your email address will not be published. Required fields are marked *


    *
    *

    Keep Update With InformNapalm

    RSSSubscribe 0 Followers
    • Popular
    • Recent
    • Comments
    • Сириядән Севастопольгә РФ хәрбиләре белән 10 табут алып кайттылар

      2015-09-30 - 1 Comment
    • Верховная Рада депутатлары Украина Чит Илләр Эшләре министерлыгыннан Рәфис Кашаповны иреккә чыгарырга ярдәм итүләрен сорыйлар

      2015-12-21 - 1 Comment
    • Медиа: Яңа Мусабай пенсионеры табибка түбәтәй салырга кушкан өчен аткан

      2015-12-12 - 1 Comment
    • Антон Дробович: Халыклар төрмәсенең тарихи бердәмлеге турында

      2021-08-02 - 0 Comment
    • “Азат Идел-Урал”: Мәскәү Идел-Урал телләрен маргинальләштерергә омтыла

      2018-08-02 - 0 Comment
    • Орхан Джемаль Үзәк Африкада һәлак булган

      2018-08-01 - 0 Comment
    • Медиа: Яңа Мусабай пенсионеры табибка түбәтәй салырга кушкан өчен аткан

      […] ясау, бусының инде азагы начар...
      2015-12-24 - Яшь татар кызлары мәктәпләрдә яулык бәйләүдән баш тартмаячакларын белдерделәр – InformNapalm.org (Татарча)
    • Верховная Рада депутатлары Украина Чит Илләр Эшләре министерлыгыннан Рәфис Кашаповны иреккә чыгарырга ярдәм итүләрен сорыйлар

      […] tat […]
      2015-12-22 - Russland underkuer Volgatatarenes politiske og nasjonale rettigheter – InformNapalm på norsk
    • Сириядән Севастопольгә РФ хәрбиләре белән 10 табут алып кайттылар

      […] Татарча […]
      2015-10-12 - Tio kistor med ryska soldater har redan anlänt Sevastopol från Syrien | InformNapalm (På svenska)

    Attribution CC BY

    88x31

    This license lets others distribute, remix, tweak, and build upon your work, even commercially, as long as they credit you for the original creation. This is the most accommodating of licenses offered. Recommended for maximum dissemination and use of licensed materials.

    July 2025
    MTWTFSS
     123456
    78910111213
    14151617181920
    21222324252627
    28293031 
    « Aug    

    Tags

    АТО Александр Бондаренко Амина Окуева Донбасс Кашапов Кырым Русия Сыресь Боляень Татарстан Украина мәктәп сугыш

    Flickr Gallery

    • Home
    • Privacy Policy
    • Contact us
    • Languages
    © 2014-2015. «InformNapalm». All Rights Reserved.