• Languages
Language (Татарча)
  • Українська (UA)
  • Русский (RU)
  • English (EN)
  • Deutsch (DE)
  • Français (FR)
  • Español (ES)
  • Беларуская (BY)
  • Български (BG)
  • Polska (PL)
  • Čeština (CZ)
  • Slovenský (SK)
  • Lietuvių (LT)
  • Latvijas (LV)
  • Nederlands (NL)
  • Português (PT)
  • Italiano (IT)
  • Svenska (SV)
  • Norsk (NO)
  • Dansk (DK)
  • ქართული (GE)
  • Română (RO)
  • Magyar (HU)
  • Ελληνικά (EL)
  • Deutsch (AT)
  • العربية (AR)
  • Türkçe (TR)
  • Azərbaycan (AZ)
  • Татарча (TAT)
  • 日本語 (JP)
  • 中文 (CN)
  • 한국어 (KR)

Logo

support informnapalm
Navigation
  • Албит
  • Украина
  • Дөнья
  • РФ халыклары

Донбасста барган сугышка үз теләге белән киткән украин мөселманнарның «Украина һәм ИГИЛ» темасына Русия ягыннан булган провокацияләргә карата белдерүе

By itatar | on 2016-01-20 | 0 Comment | Украина Print This Post Print This Post
  • ru
  • de
  • cz
  • ua
  • en
  • bg
  • tat

Халыкара волонтерлар берләшмәсе InformNapalm украин мөселманнарның ачык белдерүенә кушыла. Шулай ук без дә Русия пропагандасының ялганнарына, спекуляциясенә бирешмәскә чакырабыз. Сириядә Кремльнең җинаятьчел боерыкларын үтәүче Русия пилотлары турында безнең мәглүмәт туплавыбызны һәм аны укырга интернетта ачык урында урнаштыруыбызны Русия мәгълүмәт чаралары «ИГИЛ(Ислам дәүләте)нә булышу» дип атарга маташты. Чынында исә, без Русия оккупантларының алып барган гибрид сугышлары турында, тыныч халык яшәгән авылларны, шәһәрләрне бомбалаулары, хатын-кызларны, картларны, балаларны үтерүләре турында дөнья-күләмгә мәгълүмәт таратырга омтылабыз.

Амина Окуева ( Джохар Дудаев исемендәге батальон)

Амина Окуева ( Джохар Дудаев исемендәге батальон)


 

Белдерүнең тексты

Соңгы көннәрдә Русия пропагандасы еш кына Украинаны, шул исәптән украин мөселманнарны, аеруча, Донбасста барган сугышка (АТО-антитеррористическая операия) үз теләге белән киткән мөселманнарны ИГИЛның союздашлары яки яшерен агентлары итеп күрсәтергә маташа.

Кремльнең үз дошманнарына ярлыклар ябыштыруы яңалык түгел, билгеле. Барысы да Сириядәге сөнниләрдән торган уртачыл оппозиция көчләрен ИГИЛ дип атаудан башланды, ИГИЛга каршы көрәшү сылтавы белән Кремль аларны бомбага тота. Чынбарлыкта исә ИГИЛга каршы бөтенләй башка көчләр көрәшә, шул исәптән, Асад режимына оппозициядә булган сөнниләр отрядлары. Хәзер инде Кремль ИГИЛга һөҗүм ясаучы Төркияне, НАТО илләрен ИГИЛның создашлары дип күрсәтмәкче була.

Украинага килгәндә, аңа карата булган агрессиянең барышында Кремль дөнья-күләмдә безнең илнең абруен төшерергә маташты, патриотларны, ирек өчен көрәшүчеләрне нацистлар, җәзалаучы башкисәрләр һ.б. дип сүрәтләргә тырышты. Моны куәтләү исәбе белән хәзер инде ул Украина ягында үз теләге белән сугышта катнашучы мөселманнар булуын файдаланырга тели, аларны, билгеле, Төркия, ИГИЛ белән бәйли.

Кремльнең монда берничә максаты бар. Беренчедән, Европа союздашлары алдында абруен төшерергә. Икенчедән, Украинаның мөселманнар дөньясы, Сөгуд Гарәбстаны, Катар, Төркия, шулай ук Русия империясендә кыерсылтылып яшәүче Украинаның табигый союздашлары булган мөселман халыклары белән аралашу билгеләнгән чакта аңа аркылы төшәргә.

Без АТОда теге яки бу формада катнашучы мөселманнар шуны белдерәбез, без Украинада ИГИЛны якламыйбыз гына түгел, ә исегезгә төшерәбез, ИГИЛ лидерлары, пропагандистлары (мәсәлән, Абу Джихад) үз вакытында мөселманнарның Украинаны яклап АТОда катнашуларына каршы чыктылар.

ИГИЛ идеологиясе белән таныш булган һәркем белә, Ичкерия яклыларны һәм мөселман булмаган дәүләт гаскәрендә катнашып сугышучыларны алар үзләренең дошманнарына саныйлар.

Ә безгә килгәндә, без Украинаның гражданнарның, шул исәптән, мөселманнарның дин иреге хокукына гарантия бирердәй булган Европа юлын сайлавын хупладык, тоталитар Россиядә барган террорның бездә кабатлануы кирәкми. Кырымга килеп җиткән террор безнең йортка үтеп кермәвен телибез. Русия империясендә яшәүче мөселман халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре дә Украина ягына бастылар. Тегендә дә, монда да ИГИЛның катнашы юк, чөнки ул мөселман булмаган илләрдә мөселманча яшәүне, милли ихтияҗлары өчен көрәшне кире кага.

Югарыда бәян ителгәнне исәпкә алып, без украин хәрби-сәяси җитәкчеләргә, махсус хезмәткәрләргә, матбугат чараларына, гражданнарга мөрәҗәгать итәбез, үз теләге белән АТОга киткән украин мөселманнарны ИГИЛ яклылар, Украинаны аның булышчысы дип күрсәтергә тырышкан урыс провокациясенә иярмәскә чакырабыз.

Русия агрессиясенең корбаны булган Украина булсынмы, үз иле белән бергә дин иреге өчен көрәшүче мөселманнары булсынмы, аларга акланырга сәбәпләр юк, мондагы вакыйгалар Русия империясе мөселманнарының Мәскәү кыерсытылуыннан азат итүне якынайтырга этәргеч булачак. Фашизм яки ИГИЛга каршылык күрсәтү сылтавы белән ирек сөючеләргә каршы сугыш алып баручы, чынлыкта хәзерге заманның төп фашисты һәм террористы булган мәкерле дошман аклансын.

Амина Окуева ( Джохар Дудаев исемендәге батальон)
Александр “Ветер” Огородников (рота “Крым”)
Александр Бондаренко (Украина мөселманнар үзәге)

Белдерүнең чыганагы: Славяно-Исламская Лига.

Tags: Александр БондаренкоАмина ОкуеваАТОДжохар ДудаевИслам дәүләтеукраин мөселманнар

Recent Posts

  • Антон Дробович: Халыклар төрмәсенең тарихи бердәмлеге турында

    2021-08-02 - 0 Comment
  • “Азат Идел-Урал”: Мәскәү Идел-Урал телләрен маргинальләштерергә омтыла

    2018-08-02 - 0 Comment
  • Орхан Джемаль Үзәк Африкада һәлак булган

    2018-08-01 - 0 Comment

Related Posts

  • Турыдан-туры агрессиягә сылтау: РФның махсус хезмәтләре Кырымда теракт әзерлиләр

    2016-01-27 - 0 Comment

Author Description

No Responses to “Донбасста барган сугышка үз теләге белән киткән украин мөселманнарның «Украина һәм ИГИЛ» темасына Русия ягыннан булган провокацияләргә карата белдерүе”

Leave a Reply Cancel Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *


*
*

Keep Update With InformNapalm

RSSSubscribe 50304 Followers
  • Popular
  • Recent
  • Comments
  • Верховная Рада депутатлары Украина Чит Илләр Эшләре министерлыгыннан Рәфис Кашаповны иреккә чыгарырга ярдәм итүләрен сорыйлар

    2015-12-21 - 1 Comment
  • Сириядән Севастопольгә РФ хәрбиләре белән 10 табут алып кайттылар

    2015-09-30 - 1 Comment
  • Медиа: Яңа Мусабай пенсионеры табибка түбәтәй салырга кушкан өчен аткан

    2015-12-12 - 1 Comment
  • Антон Дробович: Халыклар төрмәсенең тарихи бердәмлеге турында

    2021-08-02 - 0 Comment
  • “Азат Идел-Урал”: Мәскәү Идел-Урал телләрен маргинальләштерергә омтыла

    2018-08-02 - 0 Comment
  • Орхан Джемаль Үзәк Африкада һәлак булган

    2018-08-01 - 0 Comment
  • Медиа: Яңа Мусабай пенсионеры табибка түбәтәй салырга кушкан өчен аткан

    […] ясау, бусының инде азагы начар...
    2015-12-24 - Яшь татар кызлары мәктәпләрдә яулык бәйләүдән баш тартмаячакларын белдерделәр – InformNapalm.org (Татарча)
  • Верховная Рада депутатлары Украина Чит Илләр Эшләре министерлыгыннан Рәфис Кашаповны иреккә чыгарырга ярдәм итүләрен сорыйлар

    […] tat […]
    2015-12-22 - Russland underkuer Volgatatarenes politiske og nasjonale rettigheter – InformNapalm på norsk
  • Сириядән Севастопольгә РФ хәрбиләре белән 10 табут алып кайттылар

    […] Татарча […]
    2015-10-12 - Tio kistor med ryska soldater har redan anlänt Sevastopol från Syrien | InformNapalm (På svenska)

Attribution CC BY

88x31

This license lets others distribute, remix, tweak, and build upon your work, even commercially, as long as they credit you for the original creation. This is the most accommodating of licenses offered. Recommended for maximum dissemination and use of licensed materials.

March 2023
M T W T F S S
 12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031  
« Aug    

Tags

АТО Александр Бондаренко Амина Окуева Донбасс Кашапов Кырым Русия Сыресь Боляень Татарстан Украина мәктәп сугыш

Flickr Gallery

  • Home
  • Privacy Policy
  • Contact us
  • Languages
© 2014-2015. «InformNapalm». All Rights Reserved.